Казан үзәгендә җиңел машина бетон киртәгә бәрелеп, дүрт кеше зыян күрде
ЮХИДИ

Казан үзәгендә җиңел машина бетон киртәгә бәрелеп, дүрт кеше зыян күрде

Юл-транспорт һәлакәте Агрономия урамындагы 7нче йорт янында була.

Voyah Free автомобиле йөртүчесе Петербург урамы буенча Назарбаев ягына таба бара һәм югары тизлектә бетон киртәгә бәрелә. Машина йөртүчесе һәм өч пассажир җәрәхәтләр ала.

Охшаш юл-транспорт һәлакәте 2026 елның март ахырында Петербург урамында булган иде. Lexus автомобиле бетон киртәгә бәрелеп, йөртүчесе һәм ике пассажир һәлак була. Һәлак булганнар арасында Тольяттидан «Е. А. Беззубов исемендәге Үзәк Стоматология» баш табибы Александр Беззубов та бар.

Татар-информ


Нет комментариев