Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Каршы як полоса – үлемгә илтә: Яшел Үзәндә «Лада Гранта» йөртүчесе вафат булган

13.04. – 19.04. атнасында 134 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

34 очракта матди зыян китерелгән. 1сендә кеше имгәнгән, 1сендә һәлак булган. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән автоюлының М-7 «Волга»га кадәр 106 км 800 метрында («Октябрьнең 70 еллыгы» янында), 68 яшьлек ир «Лада Гранта» автомашинасы белән идарә итеп, Волжск шәһәреннән Яшел Үзәнгә таба барганда юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм 40 яшьлек ир йөртүендәге «Киа Соренто» маркалы автомашинага бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада гранта» йөртүчесенең сул сыйрак сөяге чәрдәкләнеп сына, күкрәк өлеше имгәнә. Ул Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә озатыла, әмма биш көннән соң, юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән вафат була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев