Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

ЮХИДИ рейдлары башлана: каникулларда балаларны саклыйк

Яшел Үзәндә язгы каникуллар башлану уңаеннан ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре киң күләмле профилактик чара үткәрә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникул» исемле операция дәвамында юлларда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш көчәйтеләчәк.

Ни өчен бу тема бүген бик актуаль? Статистика уйландыра: 2026 елның беренче ике аенда гына республика юлларында балалар катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән. Бу фаҗигалардә бер баланың гомере өзелгән, 45 бала төрле имгәнүләр алган. Саннар артында – балалар күңелендәге тетрәнү, ата-аналар күз яшьләре.

Кем куркыныч астында?

Ачыклануынча, юл һәлакәтләренә эләккән балаларның күпчелеге – машина пассажирлары. 22 очракта балалар транспортта йөрү вакытында зыян күргән: бер бала һәлак булган, 27се төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Гаеп кемдә? Еш кына үз балаларының гомерен куркыныч астына куйган олыларда. Кагыйдәләр тимердәй: машинаның алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны махсус балалар утырткычларында гына йөртергә ярый. Ә алар баланың авырлыгына һәм буена туры килергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарга мөрәҗәгать итә: 12 яшькә җитмәгән баланы арткы утыргычта да махсус утырткыч белән йөртү иң дөрес чишелеш. Ә 12 яшь тулган балалар, хәтта артта утырсалар да, мәҗбүри рәвештә куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш.

Онытмагыз: баланың тормышы – ата-ананың җаваплылыгында. Кодекста каты нормалар каралган. Әгәр сез балагызны дөрес йөртмәсәгез, йөртүчегә 5 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хокук бозу өчен вазифаи затлар 50 мең сумга, ә юридик затлар 200 мең сумга кадәр түләргә мәҗбүр булачак.

Җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә

Пассажирлар гына түгел, 18 очракта бала-җәяүлеләр юл һәлакәтенә эләккән. Бу вакыйгаларда 18 бала тән җәрәхәтләре алган.

Полиция хезмәткәрләре балаларның үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәүләрен тикшерәчәк. Кагыйдә бозган бала турындагы мәгълүмат аның укый торган уку йортына җибәреләчәк. Максат – баланы җәзалау түгел, ә аңа кагыйдәләрне өйрәтергә, киләчәктә зур бәладән сакларга булышу.

Әти-әниләргә аерым мөрәҗәгать

Хөрмәтле әти-әниләр! Каникуллар башлана. Балалар күбрәк урамда булачак. Шушы көннәрдә алар белән сөйләшегез, юлны ничек дөрес чыгарга, кайда уйнарга ярамавын кабатлап сөйләгез. Үзегез дә, машинада бала белән барсагыз да, җәяүле булып барсагыз да, юл кагыйдәләрен үзегезнең үтәвегез – бала өчен иң яхшы үрнәк.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бөтен юл хәрәкәте катнашучыларын игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Балаларның куркынычсызлыгы – безнең уртак бурыч. Язгы каникуллар шатлык һәм якты хатирәләр генә алып килсен, юлларда фаҗигаләр булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев