Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар һәм вакыйгалар

Бер көндә 80 автомобильче тикшерелгән

Шәһәрнең Столичная һәм Привокзальная урамнарында «Исерек йөртүче» профилактик чарасы уздырылган

Рейд барышында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә 80гә якын автомобильне туктатып тикшерә, машина йөртүчеләрнең торышына һәм транспорт чарасы белән идарә итү өчен кирәкле документлар булуына аерым игътибар бирелә.

Әйтик, Столичная урамында автоинспекторлар 65 яшьлек ир-ат идарә иткән «Chevrolet Viva» машинасын шикләнеп туктата. Аңа медицина тикшерүе ясала. Полиция хезмәткәрләренең фаразлаулары раслана, машина йөртүче исерек була (сулап чыгарган һавада 0,193 мг/л спирт табыла). Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелә.

 
❌Дәүләт автоинспекциясе кисәтүенчә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

 
❌Хокук бозу кабатланган очракта 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, билгеле бер вазифаларны биләү яки 3 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

 
☎️Хөрмәтле гражданнар! Әгәр дә сез транспорт чарасы белән исерек килеш йөртүчене күрсәгез, бу хакта полициянең кизү тору бүлегенә 8(84371) 4-47-04 телефоны аша хәбәр итегез яки ЮХИДИ хезмәткәрләренә аноним рәвештә @GibddZelbot Тelegram-бот ярдәмендә языгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев