Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлга салмыш чыгучылар тотыла

Автомобиль юллары хәзер транспорт чаралары белән идарә итүчеләрдән зур саклык таләп итә.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, игътибарлы булу, бер-береңне хөрмәт итү бик кирәк. Шуларның берсе генә булмаса да, гадәттән тыш хәл чыгасын көт тә тор. Ә инде руль артына спиртлы эчемлек кулланганнан соң утырып чыгучылар аеруча куркыныч.
 

Автомобильче С.Р.Терентьевны һәм А.И.Ивановны Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында тоткарлый. Аларның икесенең дә исерек булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелеп, аларның эшләре җәмәгать судына җибәрелә.
Әлеге салмыш машина йөртүчеләрнең икесе дә, суд карары буенча 1 ел 6 ай дәвамында руль артына утыра алмаячак, чөнки хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Өстәвенә 30 мең сум штраф та салынган.


Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев