Исерек хәлдә руль артына утырган 29 яшьлек ир 100 мең сум штраф түләячәк
Зеленодольск шәһәр прокуратурасы эчкечелек тәэсирендә автомобиль йөртү буенча кабат хокук бозган 29 яшьлек Кыргызстан гражданына карата дәүләт гаепләвен яклады. Хокук бозучыны полиция хезмәткәрләре нибары 20 метр юл үткәч кенә туктаткан.
Фото: редакция архивыннан
Вакыйга узган елның 30 сентябрендә төн уртасында була. 00:15 сәгатьтә, элеккеге административ җәзасы булуга карамастан, алкоголь тәэсирендәге ир-ат «Хендай Солярис» автомобиленә утыра, двигательне эшләтеп, Королев урамы, 10 нчы йортның 4нче подъездыннан 1нче подъездына таба юл тота.
Әмма бу кыска сәфәр аның өчен тиз тәмамлана. 00:20 сәгатьтә, ягъни нибары биш минуттан, автомобильне полиция хезмәткәрләре туктата. Шоферның хәле шик тудыргач, хокук сакчылары аңа исереклеккә тикшерү үтәргә тәкъдим итә. Әмма ул баш тарта, шулай ук медицина тикшерүен дә үтәргә теләми.
Судта ачыкланганча, бу беренче очрак түгел: егет элек тә эчкечелек тәэсирендә машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган булган. Әмма ул тиешле нәтиҗәләр ясамаган.
Судта гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенеп, гафу үтенде. Ләкин бу аны җаваплылыктан азат итмәде.
Суд, прокуратура фикерен исәпкә алып, гаеплзнүченең 100 000 сум штраф түләвенә һәм ике елга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә хөкем итте.
Хәзерге моментта хөкем үз көченә кермәде, шуңа күрә хөкем ителүченең аның белән килешмәсә, югарырак инстанциягә шикаять белдерергә хокукы бар.
Зеленодольск шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе, 1нче класслы юрист А.П. Александров материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев