Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә кабат исерек хәлдә руль артында тоткарланган ир-аттан Renault Captur машинасын тартып алдылар

Яшел Үзән прокуратурасы районның 42 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта 2022 елның 5 октябрендә гаепләнүченең, исерек хәлдә, автомобиль руле артына утыруы ачыкланган.

Стахановская урамында шофер идарә итүне башкара алмый һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Ачыкланганча, ир-ат элек исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Суд ир-атны РФ ҖК 264.1нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таба һәм аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә һәм автомобильне дәүләт милкенә конфискацияли.

Суд карары законлы көченә кермәде, дип хәбәр итә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев