3 - 9 мартта 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
27сендә матди зыян китерелгән. Кеше һәлак булган 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 9 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
9 мартта Волжская урамында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 38 яшьлек ир, якынча мәгълүматлар буенча, метеорологик юл шартларын исәпкә алмыйча, машинасын юл кырыендагы агачка бәрдергән. Фаҗига нәтиҗәсендә, йөртүче шул урында ук, алган җәрәхәтләреннән, һәлак булган.
Нет комментариев