Яшел Үзәндә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат вафат булган
ТР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди!
2025 елның 9 мартында 22 сәгать 10 минутта Яшел Үзән шәһәренең Волжск урамы 14нче йорты янында ВАЗ 2114 автомобиле белән идарә итүче 1987 елгы ир-ат Паратская урамыннан Загородная урамына таба Волжская урамы буенча хәрәкәт иткәндә, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламый, юл метеорологик шартларын исәпкә алмый, транспорт чарасының юл өлешендә урнашуын боза һәм транспорт чарасының хәрәкәт итү барышы буенча сулдагы агачны бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән урынында вафат була.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
ТР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы полиция подполковнигы Рамил Илфат улы Идиятуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев