Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән районының Мизиново авылында машина электросамокатта йөргән 10 яшьлек малайны бәрдергән

Беренчел мәгълүматларга караганда, машина йөртүче юллар чатында уң яктан килгән баланы үткәрмәгән.

Бала бик җитди җәрәхәтләр алган: баш мие җәрәхәте, башындагы яралар һәм тәнендәге күпсанлы бәрелүләр белән аны Казандагы ДРКБның реанимациясенә озатканнар.

Җәй көне балалар урамда күп була. Кемдер велосипедта, кемдер самокатта йөри. Бер мизгеллек игътибарсызлык бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Руль артындагыларга да, балаларга һәм әти-әниләргә дә бер генә теләк – юлда һәрчак сак булыйк.

Балага тизрәк савыгып аякка басуын телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев