Кичә, 26 февраль көнне, Яшел Үзән районында «Рено» автомобиле хатын-кыз йөртүчесе, фаразлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламау аркасында «КамаЗ»га бәрелгән.
Фото: Госавтоинспекция Татарстана
Нәтиҗәдә хатын-кыз авария урынында ук һәлак булган.
Юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәте Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беркайчан да бозмаска чакыра!
Нет комментариев