Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига: һәлак булучылар бар
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига: һәлак булучылар бар

ТР Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелеште, машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булды.

«Волга» автомобиле рулендә 52 яшьлек машина йөртүче «Мазда» автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Волга» автомобиле йөртүчесе вафат булган, ә «Мазда» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.

Юл һәлакәтенең шартлары ачыклана.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

Фото: ЗМР  матбугат үзәге


Нет комментариев