Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында юл кагыйдәләрен еш бозучы оешмалар исемлеге яңартылды

Татарстанда юл иминлеге мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала. 2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе кагыйдәләрне еш бозучы оешмалар исемлеген яңартты.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Статистика күрсәткәнчә, профилактика чаралары даими үткәрелсә дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары кимеми. Аеруча Яшел Үзән районында вәзгыять катлаулырак: монда кагыйдә бозучылар арасында гади машина йөртүчеләр генә түгел, ә үз хезмәткәрләренең тәртибен тиешенчә контрольдә тотмаган эре компанияләр дә бар.

Анализ нәтиҗәләре буенча, кагыйдә бозуларның күп өлеше коммерция транспортына туры килә. Шуңа күрә белгечләр хезмәткәрләре иң еш җаваплылыкка тартылган юридик затлар рейтингын төзегән. Исемлектә беренче урынны автотранспорт чаралары һәм металл эшкәртү өчен комплектлау җайланмалары җитештерү буенча махсуслашкан предприятие һәм транспорт компаниясе били.

Антирейтинг башында «ПОЛЮС» ҖЧҖ урнашкан — анда 50 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Аннан соң 40 очрак белән «ВЭЙ ЛОГИСТИК ГОЛД» ҖЧҖ килә. Өченче урынны 38 бозу белән «ПРОМСТРОЙ ПСК» ҖЧҖ били һәм исемлекне «ИСКРА» ҖЧҖ белән «ДЕВОН ТД» ҖЧҖ яба – алар тарафыннан 17шәр кагыйдә бозу очрагы булган.

Бу күрсәткечләр әлеге компанияләрдә транспорт куркынычсызлыгын оештыруда җитди җитешсезлекләр булуын күрсәтә.

Мондый мәгълүматны ачык рәвештә бастыру — юл иминлеген арттыруга юнәлтелгән чараларның берсе. Бу, бер яктан, кагыйдә бозучыларга җәмәгатьчелек басымы ясарга ярдәм итсә, икенче яктан, предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрне контрольдә тотуга җитдирәк карарга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев