Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмаган булса, бу хәл ни белән тәмамланыр иде икән...

Сак бул, юлда исерек!

Юлларда бүгенге көндәге кебек киеренкелектә исереп түгел, айнык килеш тә йөрүе бик катлаулы. Белгәнебезчә, алкоголь кешегә тәэсир итми калмый. Салмыш автомобильче ориентацияне югалтырга, игътибарсызланырга һәм артык дәрәҗәдә кыюланыр­га, хәтта лихачланырга мөмкин. Андый вакытларда фаҗига чыкмас дип кем гарантия бирә ала? Беркем дә.

Салмыш автомобильчеләрне ачыклау максаты белән Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерүләргә чыга һәм шактый гына йөртүчене шикләнеп туктатырга мәҗбүр була.

Соңгы рейдрларның берсендә А.Ю.Комаров йөртүендәге автомобиль туктатыла. Йөртүченең чынлап та исерек булуы ачыклана. Ә инде андыйларга карата административ җаваплылык кулланыла. Җәмәгать суды гаеп­ләнүчене йөртү хокукыннан 1 ел 8 айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф салына.


Хөрмәтле автомобильчеләр! Сак йөрегез, спиртлы эчемлек кулланудан баш тартыгыз. Күрәсез бит, җәзасы җиңел түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев