Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Яшел Үзән – имин киләчәк өчен мәйданчык: «Зелёный огонек-2026» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды

Шәһәребездә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен һәм травматизмны профилактикалау буенча «Зелёный огонек-2026» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чара кысаларында республикакүләм семинар-киңәшмә узды.

Рәзилә Хәйретдинова фотолары

Семинарда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче белгечләр, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр, шулай ук ТР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, юл хәрәкәте иминлеге белгечләре катнашты. Алар арасында ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм башкалар бар иде.



Мәртәбәле кунакларның беренче тукталышы – 10нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы. Нәкъ менә алар, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтү буенча балалар һәм ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтеп, ике ел элек әлеге конкурста җиңү яулаган иде.



Биредә кунаклар игътибарына балалар бакчасының уен технологияләре һәм методик эшләнмәләре, җәяүлеләр фәннәре мәктәбе, юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган күргәзмәләр, макетлар, рәсемнәр, кул эшләре тәкъдим ителде. Шулай ук малай-кызларны юл кагыйдәләренә өйрәтүдә ата-аналар роле һәм махсус җайланмалар куллануның әһәмияте турында фикер алыштылар.



Балалар бакчасы мөдире Фәридә Шакирҗанова үз чыгышында болай дип билгеләп үтте:

– Без балаларга юл йөрү кагыйдәләрен коры теория рәвешендә түгел, ә уен, тормышчан ситуацияләр аша өйрәтергә тырышабыз. Иң мөһиме – алар моны аңлап кабул итсен һәм көндәлек тормышта куллана алсын. Шуңа күрә без ата-аналарны да бу эшкә актив җәлеп итәбез, – диде ул.

Монда яңгыраган төп фикерләрнең берсе – профилактика эшенең системалы булуы. Бу хакта Рифкать Миңнеханов та ассызыклады:

– Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү – бер көнлек акция генә түгел, ә даими, максатчан эш. Без балалар бакчасыннан башлап дөрес күнекмәләр формалаштырырга тиеш. Бала кечкенәдән үк юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен аңлап үссә, бу аның киләчәктәге иминлеген тәэмин итәчәк. Әлеге юнәлештә педагоглар, дәүләт органнары һәм, әлбәттә, ата-аналар бердәм эшләргә тиеш. Сабыйларга белемне кызыклы, аңлаешлы формада бирү аеруча мөһим. Безнең максат – бәләкәчләрне кагыйдәләрне ятларга гына түгел, ә аларны тормышта куллана белергә өйрәтү, – дип белдерде ул.

Очрашу азагында катнашучылар тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятен билгеләп үтте һәм мондый чараларның балалар иминлеген тәэмин итүдә зур роль уйнавын ассызыклады. Белгечләр фикеренчә, системалы эш, заманча алымнар куллану һәм гаилә белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә генә юл-транспорт травматизмын киметергә мөмкин. «Зелёный огонек-2026» семинары исә бу юнәлештә тагын бер мөһим адым булды.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев