Пенза өлкәсендә үлемгә китергән транспорт һәлакәте булган, аның корбаннары – Казанда яшәүче өч кеше.
Фото: Госавтоинспекция Пензенской области
ГАИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте 7 февральдә Городище - Никольск - Ночка автоюлының 22нче километрында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "КамАЗ" йөк автомобиле ярымприцеп белән Citroеn минивэны белән бәрелешкән. Һәлакәт урынында алынган җәрәхәтләрдән Citroеn йөртүчесе һәм аның өч пассажиры - 58, 32 һәм 30 яшьлек ир-атлар вафат булган.
"КамАЗ" йөртүчесе, шулай ук Citroеn ике пассажиры - 43 һәм 25 яшьлек ир-атлар - җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.
Татар-информ
Нет комментариев