Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 61 җинаять теркәлгән. Шуларның 36сы – шәһәрдә, 25е районда булган

19 җинаять ачылган, 19ы – «кайнар эздән». 1 үтерү,

2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 26 урлау, 1 тапкыр транспорт чарасын алып китү, 1 корал табу, 15 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 җинаять теркәлгән.
Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә төн урталарында күкрәгенә пычак кадалган 31 яшьлек исерек ир-атны китергәннәр. ир озак та тормаган, алган җәрәхәтеннән үлеп киткән. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 35 яшьлек ир-ат кылган.
Кибет талаучыларга килгәндә, алар да тик ятмый. Эчәселәре килсә, баралар да, акча түләп-нитеп тормый гына кирәкле шешәне алып чыгып китәләр. Комаров урамындагы кибеттә дә шундый хәл була. Беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 29 яшьлек ир 350 сумлык шәраб урлап алып чыкканда тотылган.
Ялганчылар нинди генә хәйләләргә бармый. Бу юлы 45 яшьлек яшел үзәнлене, банктан алдап шалтыратканнар һәм яңа карта бирү тәкъдиме белән 92 мең сум акчасын урлаганнар.
Осиновода яшәүче 40 яшьлек хатын-кызның «Атлашкино-2» бакчачылык җәмгыятендә «Лифан Х50» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны 23 яшьлек казанлы кылган.
Васильевоның Мәктәп урамында 31 яшьлек Казанда яшәүчедә наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев