Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Дүрт айда биш бала зыян күргән

22 майдан 4 июньгә кадәр «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уздырылды

Сак булыйк!

2023 елның 4 аенда рес­публика юлларында 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 116сы яраланган. Яшел Үзән муниципаль районы юлларында балалар катнашында 4 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 5 бала имгәнгән.

Балалар һәлак булган юл- транспорт фаҗигаләре Чаллыда һәм Актаныш районында теркәлгән.
6 майда Әлмәт районында 15 яшьлек яшүсмер кыз һәлак була. Ул мотоциклга пассажир буларак шлемсыз утырган.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә. Мәсәлән, 2021 елның июненнән августка кадәр 153 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, аларда 5 бала һәлак булган (2021 елда – 15) һәм 175е зыян күргән. 2022 елда да шундый ук хәл җәй көне булып, өч юл-транспорт фаҗигасендә – биш, 2022 елда 11 бала һәлак булган.


«Игътибар-балалар!» чарасы кысасында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе түбәндәге чараларны планлаштыра:

  • балаларны йөртү кагыйдәсен бозуны кисәтү максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү;
  • машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау;
  • яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;
  • балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уздыру;
  • юлларда балаларның куркынычсыз тәртибе мәсьәләләре буенча ата-
  • аналар җыелышлары оештыру;
  • балаларда юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту буенча сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм башка чаралар үткәрү.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга, аларны юллар янында караучысыз калмавын кайгыртырга тиеш.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пунктына ярашлы рәвештә, 7 яшькә кадәрге балалар җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында махсус җайланмаларда йөртелергә тиеш. Дәүләт автоинспекция­се 7 яшькә җиткәннән соң да балаларны махсус җайланмада йөртергә киңәш итә.


Онытмагыз: балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев