«Буран» планы гамәлдә булган вакытта автомобиль хуҗаларына киңәшләр бирделәр
Казан ДАИ хезмәткәрләре автохуҗаларга «Буран» планы гамәлдә булганда киңәшләр бирде.
Фото: Татар-информ
Ул 30 гыйнварның кичке алтыдан алып 2 февральнең уртасына кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәр урамнары буйлап хәрәкәткә чикләүләр кертеләчәк.
Ведомствода бу көннәрдә шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга һәм ешрак җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәләр. Шулай ук машинаның ничек куелуына игътибар итәргә кирәк – аны җиһазландырылган парковкаларда яки гаражларда калдыру яхшырак.
Әгәр дә автомобиль "Тукталыш тыелган" билгесе астында торса, бигрәк тә кар җыю зонасында, штрафстоянкага озатылачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев