Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Балалар иминлеге — һәрвакытта да көн тәртибендә

Язгы каникуллар башланыр алдыннан без бик катлаулы мәсьәлә турында сөйләшү өчен Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин белән әңгәмә кордык.

«Балалар — безнең киләчәк, шуңа күрә аларның иминлеге бик мөһим»

Язгы каникуллар — балалар өчен көтеп алынган вакыт. Әмма бу чорда юлларда балалар травматизмы проблемасы кискенләшә. Моңа ничек әзерләнергә? Нәрсә турында ата-аналар иң беренче итеп уйларга тиеш? Әңгәмәбез шул хакта.

— Рамил Илфатович, балаларның язгы каникуллары вакытында юл иминлеге проблемасы кискен туа. Сез бу хакта нәрсә әйтер идегез?

— Юлларда балалар травматизмы дәүләт сәясәтендә төп темаларның берсе булып тора һәм игътибарны шуңа юнәлтә. Балалар — безнең киләчәк, шуңа күрә аларның иминлеге дә бик мөһим. Уйлап кына карагыз, 2025 елда Татарстан юлларында балалар катнашында 465 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, шуларда 15 бала һәлак булса, 497се зыян күрде. Кызганычка, безне статистика бик куркыта, чөнки юлларда фаҗигале очракларның артуы күзәтелә.

Әгәр дә анализ ясап карасаң, бу фаҗигаләрдә пассажир балалар күбрәк зыян күргән. Ягъни алар ата-аналарның үз гаебе белән чыккан: кагыйдә бозганнар, балаларны машиналарга дөрес утыртмаганнар яки башка сәбәпләр.

«Көннәр җылына, кояш көлә — балалар активлаша»

— Быел, кызганычка, балалар катнашында 53 ДТП теркәлде инде. Шуларда 1 бала һәлак булды, 58 бала җәрәхәтләнде. ДТПларның артуы күзәтелә. Шул сәбәпле иң беренче чиратта бу проблемага ата-аналарның игътибарын юнәлтәсе килә.

Көннәр җылына, кояш көлә, асфальт кардан чистара. Балалар безнең бик актив. Шуңа күрә хәзер каникуллар башлану белән алар питбайкларга, самокатларга, велосипедларга һәм мөмкин булган бөтен төрле мототехникага утырып чыгачак. Гәрчә аларны йөртүгә хокуклары булмаса да.

Шуңа күрә бүгенге теманы нәкъ менә шундый техник чаралар белән идарә итүгә багышлыйсым килә. Ата-аналар мине дөрес аңласыннар иде.

«Самокатлар, питбайклар — уенчык түгел, тулы транспорт чарасы!»

— Мобиль транспорт чаралары — самокатлар, гироскутерлар, электросамокатлар — болар уенчык түгел, ә тулы транспорт чарасы булып тора. Сорау күплеген аңлаган коммерция оешмалары елдан-ел куәтлерәк мототранспорт чаралары җитештерә.

Әлбәттә, ата-аналар балалары сорауларын канәгатьләндерергә тырыша һәм аларга шушы «уенчыкларны» төрле сәбәпләр белән сатып ала. Гәрчә алар уенчык булмаса да, чөнки кайберләренә хәзер «А» һәм «М» категориясендәге йөртү таныклыгы таләп ителә.

Ата-аналарга кисәтеп шуны әйтәм: әлеге транспорт чараларында 7 яшькә кадәрге балаларга йөрүне без бары ата-аналар катнашында гына рөхсәт итәбез, анысы да тротуарлардан һәм җәяүлеләр юлларыннан гына. Закон буенча 7 яшькә кадәрге балаларга машина юлларына чыгу тыелган.

7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балаларга үзләренә йөртергә ярый, әмма бары махсус велоюллардан һәм тротуарлардан гына. 14 яшьтән соң яшүсмерләргә шәхси мототранспортта чыгарга яраса да, без — автоинспекторлар, соңгы вакытлардагы ситуацияне исәптә тотып, юлларга чыгарга рөхсәт итмәс идек.

«Әгәр балагызны югалтасыгыз килсә, аңа мотоцикл сатып алыгыз»

— Тагын бер кискен проблема — питбайклар. 2025 елда яшүсмер балалар йөртүендәге питбайклар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең артуы белән очраштык. Ата-аналар аңласыннар иде: әгәр мототранспорт чарасының двигателе куәте 50 кубометр булса, бу инде тулы күләмдәге транспорт чарасы булып санала. Димәк, аларны йөртүгә йөртү таныклыгы булырга тиеш.

Әти-әниләр исегездә тотыгыз: әгәр дә балагыз гомуми юлга таныклыксыз питбайкта чыга икән, җавапны сез тотачаксыз. Моның өчен административ җәза каралган — 30 мең сум штраф салыначак, ә транспорт чарасы штрафтукталышка куелачак.

Кабатлап шуны әйтәсем килә: балагызның тәртибе өчен бары сез үзегез генә җавап бирәсез. Әгәр дә балаларыбызны контрольдә тотсак, кыйммәтле питбайклар сатып алмасак, юлларда фаҗигаләр дә чыкмас.

«Безнең район да контрольдән читтә калмаячак»

— Безнең Яшел Үзән дә бу проблемадан читтә калмый. Ситуациянең катлаулана баруын исәптә тотып, безгә быел ТР эчке эшләр министрлыгы 2 махсуслаштырылган мотоцикл бирде. Аның ярдәмендә безгә күп проблемаларны хәл итәргә мөмкин булыр дип уйлыйбыз.

Техника биргәннәр икән, без хәзер актив патрульлек итәчәкбез. Авыл җирләрен ныграк контрольгә алачакбыз. Идел аръягы да, Ключи зонасы да, Осиново да, Васильево да нык контрольгә алыначак. Моның өчен хәзер безнең мөмкинлекләр бар.

«Яшь җәяүлеләр дә сак булырга тиеш»

— Очрактан файдаланып, яшь җәяүлеләр куркынычсызлыгы турында да искәртәсем килә. Каникулда гына түгел, башка вакытларда да балаларга юл иминлеге кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Еш кына балалар мондый урыннарда игътибарсыз була: капюшоннарын кия, наушникларда йөри, караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар такмый, як-якларына карамый, каршыдан килә торган транспорт чарасының туктавына игътибар итми. Шул сәбәпле фаҗигаләр чыгарга мөмкин.

— Рамил Илфатович әйткәннәргә өстәп шуны әйтергә кирәк: балаларыгызга куркыныч «уенчыклар» сатып алудан туктагыз. Сак булыгыз!

— Автоинспекторларның шундый фразасы бар: әгәр балагызны югалтасыгыз килсә, аңа мотоцикл сатып алыгыз.

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев