Җәзадан да курыкмыйлар
Машинасы руле артына салмыш хәлдә утырып чыгучының юлы бервакытта да хәерле була алмый.
Ул йә тотыла, йә булмаса, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыга.
Шундый хәлләр чыгуны кисәтү максатыннан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләр уздыра.
Соңгыларының берсендә шикләнеп, С.А.Нилов һәм Д.В.Рәхимов йөртүендәге автомобильләр тоткарлана. Исерек хәлдә тотылулары әле беренче тапкыр булса да, аның соңгы тапкыр булуы да бик ихтимал. Ничек курыкмыйлар?! Аларны тикшерү шикләнүләрнең юкка булмавын күрсәтә. Автоинспекторлар бу кешеләргә карата беркетмә төзеп, эшләрен җәмәгать судына җибәрә.
Судка барып җиткән эшкә, әлбәттә инде, карар чыгарыла. Тоткарланучылар РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә 1 ел 6 айга кадәр йөртү хокукларыннан мәхрүм ителәләр һәм икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф салына. Законнарны үтәү зарур, кире очракта, җәза бирелми калмый.
Яшел Үзән муниципаль районы иминлек комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев