Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1367 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 848е – шәһәрдән, 519ы районнан булган. 497 кешене госпитализацияләгәннәр: 377се – шәһәрдән, 120се – районнан.
3нче каттан егылып төшкән 29 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Күп санлы бәрелүләр белән аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медикларны, билгесез кешеләр кыйнап, кабыргалары сынган 35 яшьлек исерек ир-ат янына чакырт каннар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Тургенев урамында өйдәше этеп җибәреп егылудан кома хәленә кергән хатын-кызны медиклар реанимациягә алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев