Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әйшәдә «Машина йөртүче! Тизлекне кимет!» дигән акция узды

Акциядә укучылар, ата-аналар комитеты, «Беренчеләр» хәрәкәте әгъзалары, җирле үзидарә депутатлары, әтиләр берлеге вәкилләре һәм Яшел Үзән эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары катнашты.

- Бүгенге көндә Татарстан Республикасы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 314 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 335е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, – дип шәрехли ТР ЮХИДИ идарәсенең Яшел Үзән районы буенча башлыгы Рамил Идиятуллин. – Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә шулай ук юл-транспорт һәлакәте булды, анда махсус техника белән идарә иткән яшүсмер гомере өзелде.

Прокуратура, Дәүләт автоинспекциясе, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты органнарының, беренче чиратта, балигъ булмаган балаларына мототехника белән уйламыйча идарә итәргә мөмкинлек биргән ата-аналарга мөрәҗәгать итүләренә карамастан, тиешле уңай нәтиҗә бирми. Әлеге акцияне уздырып, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен сорый. Ата-аналарга, мото һәм техниканың башка төрләре белән идарә итүдән читләштерү максатында, балаларыгызның кайда булуына һәм буш вакытларын ничек уздыруларына игътибар итәргә кирәк.

– Хөрмәтле гражданнар, балигъ булмаганнар катнашында, мототехника һәм төрле транспорт чаралары белән идарә иткәндә хокук бозуны күрсәгез, битараф калмагыз, – дип мөрәҗәгать итә яшел үзәнлеләргә Идиятуллин. – Исегездән чыгармагыз, чит балалар булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев