Җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергәннәр
***
Казанда "Ниссан" йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер кызны бәрдергән.
Казанның 8 Март урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, "Ниссан" автомобиле йөртүчесе уңга борылганда җәяүлеләр кичүеннән узган 28 яшьлек кызга юл бирмәгән.
Бәрелеш нәтиҗәсендә җәяүле зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең төгәл сәбәпләре ачыклана. Тикшерү эшләре бара.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев