Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр 2,3 тапкырга арткан

2026 елда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. 25 марттан 7 апрельгә кадәр юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очракларын киметү һәм аларның авырлыгын җиңеләйтү максатыннан чаралар уздырыла.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Татарстанда быелгы елның ике ае эчендә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше һәлак булган. Бу – узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечтән 2,3 тапкырга күбрәк. Кызганычка, җәяүлеләргә барып бәрелү вакыйгалары нигездә караңгы вакытта була. Һәм күп очракта бу – яктылык кайтаргыч элементлары булмаган җәяүлеләр. Мондый һәлакәтләрдә 4 кеше һәлак булган.

Юлда тәртип – һәркемнең бурычы

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң куркыныч төрләренең берсе – җәяүлеләргә барып бәрелү. Аның санын киметү өчен, Татарстанда һәм безнең районда  хәзерге вакытта  махсус профилактика чаралары үткәрелә. Бу хакта безгә Яшел Үзән районы ЮХИДИ  бүлеге  җитәкчесе Рамил Идиятуллин белдерде. Ул бу вакыт аралыгында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау буенча чаралар узачагын, бигрәк тә җәяүлеләргә барып бәрелү очракларына игътибар көчәйтеләчәген билгеләп узды.  «Безнең максат – һәлакәтләрне булдырмау, һәр юл хәрәкәте катнашучысының исән-имин кайтуын тәэмин итү», – диде.

Инспекторлар нинди хокук бозуларны тикшерәчәк?

Түбәндәге хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк:

  • җәяүлеләргә өстенлек бирмәү;
  • җәяүлеләрнең юлны рөхсәт ителмәгән урында яки светофорның тыелучы сигналына чыгуы;
  • караңгы вакытта юлларда йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар кулланмау;
  • җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр кичүе, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышлары) тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозу.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать

Автоинспекторлар барлык юллларда йөрүчеләрне бик сак, игътибарлы булырга чакыра:

  • йөртүчеләргә – җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә, җәяүлеләрне күреп, аларга юл бирергә. 
  • җәяүлеләргә – юлны тик җәяүлеләр кичүе булган урында, ә юл чатында тротуар яки юл кырые сызыгы буйлап гына чыгарга. Светофор янып торса да, йөртүченең туктап, сезне уздырасына ышанганнан соң гына юлга басарга.

Исегездә тотыгыз: яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) караңгыда сезне ерактан күренергә ярдәм итә. Бу – сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен гади, ләкин нәтиҗәле чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев