3 янгын теркәлгән. Октябрьский бистәсендәге «Волга» бакчачылык җәмгыятенең бакча өендә янгын чыгып, 57 яшьлек ир-ат пешкән, өйнең 18 квадрат метрына зыян килгән. Утның саксыз тәмәке тартудан чыккан булуы ихтимал.
Яшел Үзән шәһәренең Королев урамындагы 15нче йорт янында механизмнары төзек булмау сәбәпле «Лада Приора» автомобиленә ут капкан. Нәтиҗәдә, автомобильнең эчке өлешенә зыян килгән.
Нет комментариев