Түбән Урысбагада туып-үскән, гомерен намуслы хезмәткә һәм гаиләсенә багышлаган Зөлхия Хәкимова 100 яшьлек юбилеен билгели.
Илсөя Садыйкова фотосы
Бүген – олуг юбилей!
Бер гасырлык гомер юлында – сугыш еллары авырлыклары, колхоз басуларындагы тырыш хезмәт, югалтулар ачысын да, ана мәхәббәтенең чиксезлеген дә үз эченә алган язмыш. Әмма ул сынмаган, сабырлыгы һәм ныклыгы белән бүген дә тирә-юньгә яктылык өләшә.
Йөз яшьлек әбинең күзләрендә – җылылык, йөзендә – елмаю, ә күңелендә – туган авылына булган сагыну һәм якыннарына рәхмәт хисе.
Зөлхия әбигә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!
Гасырларны тоташтырган язмышлар турында тулырак газетабызның яңа санында Алия Гаязова язмасында укый аласыз.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Нет комментариев