Зөя утрау-шәһәрчегендә Ислам белән бәйләнешле ЮНЕСКО мирасы объектларының фотокүргәзмәсе ачылды
Күргәзмә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумына багышланган. Кунаклар 21 илдән 40тан артык объект турында мәгълүмат ала алачак.
Күргәзмәне оештыруда Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Бангладеш, Фәләстин илчелекләре, Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстан консуллыклары ярдәм итә.
Шулай ук әзерләүдә Дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы «Әзірет Султан» (Казахстан) һәм Дербент музей-тыюлыгы (Россия) ярдәм күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев