Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

- Хезмәтегез - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң катлаулы эшләрнең берсе.

Ул гаять зур йөкләнешләр һәм зур җаваплылык белән бәйләнгән. Нәкъ менә сез беренче булып ярдәмгә киләсез, сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм игътибарлы булуыгызга, һәр минут исәптә булганда, кешенең гомере бәйле.

Яшел Үзән районы буенча барлыгы 171 ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре эшли, алар үз эшләрен намус белән башкара һәм безнең район халкына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Бүген һәрберегезгә рәхмәт әйтәбез!

Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергия, якын кешеләрегезнең ярдәмен һәм аңлавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев