Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Зарипова: Татарстанда көчле икътисад булмаса, социаль ярдәм чаралары да булмас иде

Әгәр Татарстанда көчле икътисад булмаса, социаль ярдәм чаралары, шулай ук социаль сәясәтне үстерү дә мөмкин булмас иде.

Бу хакта «Работаем на результат!» форумында ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

Министр сүзләренчә, Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 3 проценттан бераз гына артып тора һәм республика хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округында лидерлар рәтенә керә.

«Бүгенге көндә бу безгә түбән фәкыйрьлек дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә – 3% тан бераз гына артык, һәм без Чукотка, Ямал-Ненец автономияле округлары белән беррәттән фәкыйрьлекнең түбән булуы буенча икенче урында торабыз», – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.

Зарипова регионның көчле икътисады социаль программалар өчен нигез булуын билгеләп үтте. Соңгы елларда гына да Татарстанда 43 яңа мәктәп, 37 балалар бакчасы, 30 дан артык поликлиника төзелгән, ә 1000гә якын социаль-мәдәни объектта ремонт эшләре бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев