Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Юлдаш” татар газетасы мөхәррире һәм нәшире Рәнис Газизов мәңгелеккә арабыздан китте

Ул РКБда 62 яшендә вафат булды.

“Юлдаш” татар газетасы редакторы Рәнис Газизов 2 ноябрьдә вафат булды. Ул 62нче яшендә республика клиник хастаханәсендә 17.00 сәгатьтә бакыйлыкка күчте.

Нәширнең үлем сәбәпләре билгеле түгел. Газетаның коллективы Газизовны үз халкы өчен бик күп хезмәт куйган шәхес итеп искә ала. «Юлдаш»та газета гына түгел, күп кенә календарь һәм китаплар да бастырылды, алар арасында - догалык китаплары һәм Коръән.

Рәнис Газизовны кичә, 3 ноябрьдә, Казан янындагы "Курган" зиратында җирләделәр.

Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туган. 1981 елда Казан дәүләт университеты журналистика факультетын тәмамлый, шуннан соң озак вакыт Буа район газетасында эшли. Үзенең эшчәнлеген ул Казанда «Татарстан» журналында һәм «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә, ә 1992 елдан бирле Рәнис Газизов «Юлдаш» газетасының мөхәррире һәм нәшире була.

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев