Әйшәдә мотоциклчы баланы бәрдерә
Яшәеш

Әйшәдә мотоциклчы баланы бәрдерә

23 июньдә Әйшә авылы, Озерная урамының 33нче йорт янында коляскалы Урал мотоциклын йөртүче, Әйшә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, Солнечная урамына таба хәрәкәт иткәндә велосипедта барган 6 яшьлек малайны бәрдерә.

Мотоциклчының йөртү таныклыгы булмый. Административ хокук бозуга җәлеп ителгәне булмаган.

Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, велосипедчы төрле тән җәрәхәтләре белән республика балалар клиника хастаханәсенә җибәрелә.


Нет комментариев