Яшел Үзәндә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды
2019 елның 26 августыннан 8 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен торгызу максатларында " Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уздырыла.
2019 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 338 бала тән җәрәхәте алган.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, җәйге ялдан соң яшүсмерләр юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә.
Игътибар-балалар!" акциясе барган вакытта автоинспекторлар балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау максатыннан чыгып, машина йөртүчеләрне тикшерәчәк. Бу вакытта җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар, балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлтелгән акцияләр уздырылып, алар барышында ачыкланган фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк.
Шулай ук дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзләрен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары, балаларда юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту буенча сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм башка чаралар, белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларының, юл билгеләренең, светофор объектларының һәм коймаларның торышын тикшерүләр булачак.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балалар өчен куркыныч тудыра торган урыннарда, шул исәптән юл янында да алар караучысыз калмаска тиеш. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны буена һәм авырлыгына ярашлы ISOFIX җайланмасында йөртелергә тиеш. Шуның белән бергә, Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшь тулгач та, махсус җайланмада йөртергә киңәш итә.
Исегездә тотыгыз: балалар – юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев