Яшел Үзәндә җиңел атлетика буенча Анатолий Маршалов истәлегенә багышланган ачык беренчелек узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә җиңел атлетика буенча Анатолий Маршалов истәлегенә багышланган ачык беренчелек узды

Ярышларда Яшел Үзән, Мари Эл Республикасы һәм Чабаксардан 200дән артык яшь һәм өлкән спортчы катнашты.

Спортчылар кыска дистанцияләрдә көч сынашып, тизлек, җитезлек һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Ярышлар Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы зачетына да керде.

Мондый ярышлар — медальләр генә түгел, ә дуслык, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка мәхәббәт бәйрәме дә.

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев