Яшел Үзән ветераннары командасы республикада беренче
Яшәеш

Яшел Үзән ветераннары командасы республикада беренче

Яшел Үзән ветераннары командасы (55+) Казанда футбол буенча ачык беренчелекне яулады.

Турнирда алты команда катнашты. Финалга ике команда чыкты: Яшел Үзән һәм "Савиново" (Казан). Яшел Үзән футболчылары кискен көрәштә 3:2 исәбе белән көндәшләрен җиңде.

Яшел Үзән командасы капитаны Олег Максимовны һәм ирләрне чын күңелдән котлыйбыз! Браво!


Нет комментариев