Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән судында элеккеге җәмәгать судьясы һәм элеккеге суд приставы хөкем ителде

Алар наркотиклар сатуга омтылуда гаеплеләр дип табылды.

Эш фигурантлары - Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы һәм суд приставлары хезмәте хезмәткәре 2020 елның маенда «Йошкар-Ола - Яшел Үзән" автомобиль юлында тоткарлана. Алар барган KIA Ceed автомобилендә хокук сакчылары наркотикларга бәйле төргәк тапкан. Җинаять эшен тикшерү белән ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча өченче бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Ике ел тикшерелгәннән соң, эшкә нокта куелды. Яшел Үзән суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элеккеге җәмәгать судьясы 10 елга, ә аның иптәше сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Шул ук вакытта экс-судья җинаять кылуда гаебен таныган һәм тәүбә иткән. Хөкем ителүчеләр җәзаны катгый режимлы колониядә үтәячәк.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев