Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2022 елгы Парламент дәресе кысаларында үткәрелә торган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Очрашуга республиканың барлык почмакларыннан балалар чакырылган иде. Аларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүләкләнүчеләр арасында Яшел Үзәндә яшәүче, 1нче лицей укучысы Александр Кунгурцев та бар иде. Ул "Конституция - кеше хокукларының какшамаслык нигезе" номинациясендә җиңүче булды.
Якташыбызны котлыйбыз һәм Александрга яңа уңышлар телибез!
Чыганак: Яшел Үзән районының мәктәп медиаүзәге
Нет комментариев