Михаил Афанасьевка Казан мэры Илсур Метшин үрнәген кабатларга әзерлеге турындагы сорауны Осиново җирлегенең 72нче сессиясендә бирделәр.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Казан мэры Илсур Метшинның адымын кабатлап, МСЗ янәшәсендә яки күршесе Осиново бистәсендә йорт салырга әзер. Бу хакта ул, Осиновода халык җыены барышында бирелгән сорауга җавап биргәндә хәбәр итте.
- Әгәр дә Илсур Рәисович әйткән икән, ул моны эшләячәк (завод янында өй корачак). Әгәр дә ул төзелеш була икән, мин дә аның янында яки кая да булса Осиновода йорт салырга әзер, - диде Михаил Афанасьев.
Комментарии
Без имени
0
0
Ул йортта яшэрлэрме икэн сон алар???