Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җәяүле» профилактик операциясе башланды

2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында 527 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 35 кеше үлгән һәм 506 кеше зыян күргән.

Кешеләрне бәрдерүнең иң күп очрагы җәяүлеләр кичүләреннән башка җирдә була – 286 шундый очрак теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган һәм 264 кеше зыян күргән. Мондый фаҗигаләр ешрак тәүлекнең караңгы вакытында була, күпчелек очракта зыян күрүченең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмый.

Шулай итеп, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә шул ук вакыт эчендә 25 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 23 кеше имгәнгән. Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 10-23 август көннәрендә Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә «Җәяүле» профилактик чарасы узачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, моның өчен каралмаган урыннарда яки светофорның тыелган сигналына чыгу, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмау белән бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объект ларын (җәяүлеләр кичүе, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышлары) карап тоту кагый дәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев