Хөрмәтле хатын-кызларыбыз
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм яз башлану, табигатьнең уянуы, җирдә яңа тормыш барлыкка килү белән очраклы гына туры килмидер.
Сез дә, кадерлеләребез, дөньяны күңел җылысы белән тутырасыз, игелекле гамәлләргә һәм эшләргә өндисез. Бүгенге көндә хатын-кыз хезмәт куймаган бер генә тармак та юк, чөнки сихри елмаюдан, кайгыртучы куллардан һәм битараф булмаган йөрәкләрдән башка бер һөнәрне дә күз алдына китереп булмый.
Кадерле әниләр, әбиләр, ханымнар, туташлар һәм кызлар! Бу бәйрәм көне сезгә якыннарыгызның игътибарын, җылысын һәм яңа мизгелләрнең шатлыгын алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет телим.
Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең
генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев