Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хөрмәтле матбугат ветераннарыбызны котлыйбыз!

Хөрмәтле матбугат ветераннарыбыз Луиза Кашапова, Әлифел Таразова, Гүзәл Минһаҗева, Нурия Хәбибуллина, Гөлфирә Җәләлетдинова, Ильяс Салихҗанов, Люция Парсина, Петр Писарев, Әлфия Зыякаева һәм Гөлсинә Сәлахетдинова.

Сезне ихлас күңелдән Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәбез Шулай ук элеккеге баш мөхәррирләребез Люция Шәрәфиева һәм Илдар Габидуллинны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Алар бүгенге көндә республика матбугат чараларында уңышлы хезмәт куя.

Гомерегезнең иң матур елларын матбугат хезмәтенә багышлап, халкыбызга дөрес сүз, якты фикер җиткердегез. Сезнең тырыш хезмәтегез, һөнәргә тугрылыгыгыз, үткен каләмегез һәм бай тормыш тәҗрибәгез бүген дә зур хөрмәткә лаек. Еллар узса да, сезнең хезмәт нәтиҗәләре, язмаларыгыз, кешеләр күңелендә сакланган җылы истәлекләр матбугат тарихында якты эз булып яши.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле һәм озын гомер телибез. Якыннарыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәргә язсын. Күңелләрегез һәрчак яшь, йөрәкләрегез күтәренке булсын!

Ихтирам белән, «Яшел Үзән» редакциясе коллективы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев