Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, хәрби диңгезчеләр һәм флот ветераннары!
Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу – Ватанның диңгез чикләрен саклаучы һәм ерак походларда вахта тотучыларның, корабльләрнең һәм частьларның хәрби әзерлеген тәэмин итүчеләрнең, суднолар төзү тармагында хезмәт куючылар бәйрәме.
Бүген Хәрби-Диңгез Флоты хәрбиләре үзләренә йөкләнгән вазифаларны лаеклы үти, һөнәри осталыкларын камилләштерә, хәрби бурычларын, Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү буенча авыр хезмәтне намус белән башкара. Хәзерге катлаулы чорда үз үрнәгендә патриотик тәрбиягә лаеклы өлеш кертә, яшь буынга Ватан һәм аның язмышы өчен горурлык, җаваплылык хисе тәрбияли.
Кайчан да булса иксез-чиксез диңгез киңлекләрендә яки океан сулары тирәнлегендә хезмәт иткән, хәрби бурычын үтәгән һәм Ватаныбызны саклаган һәркемне чын күңелдән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлап, барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, хәрби һәм хезмәт казанышлары телим!
Евгений Жирков,
«Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы»
АҖ генераль директоры
реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев