Хөрмәтле дуслар! Сезгә чираттагы фотобәйгене игълан итәбез!
«Өй алдыбыз гөлбакча» дип аталган бәйгегә үзегезнең матур бакчагызны (чәчәкләр, үзегез ясаган сыннар, фигуралар) фотога төшереп, исем фамилиягезне, кайдан булуыгызны язып 89274138343 ватсап номерына 13 июль 16:00 сәгатькә кадәр юлларга кирәк булачак.
Бары әлеге номерга килгән видеолар гына бәйгедә катнашачак!!! Һәммәсе дә социаль челтәрдә урын алачак.
Сайтта тавыш бирү 2025 елның 14 июлендә 10.00 сәгатьтә старт алачак һәм 28 июльдә 10.00 сәгатьтә туктатылачак.
Ягез, кемнең бакчасы иң матуры икән?
Фото: «ЯҮ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев