Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәтчәннәре
Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйм!
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, хезмәтчәннәребез сынатмады, үз бурычларын намус белән үтәде һәм үти, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребезгә, механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, түземлек, гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортыгызга бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Ислам Закиров.
«Красный Восток-Агро»агрохолдингының
Яшел Үзән филиалы җитәкчесе
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев