Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ватан чакыра: Татарстан егетләре өчен заманча хезмәт юлы

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучы һәр егет срочный хезмәтне контракт нигезендә хезмәт итү белән алыштыра ала. Бу хакта безгә Яшел Үзән хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнеханов хәбәр итә.

Фото: редакция архивыннан

Аның сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләренә (БПЛА гаскәрләре) махсус шартларда контракт төзеп кергән хәрби хезмәткәр контракт срогы тәмамлангач, хезмәттән ирекле рәвештә китә ала. Контрактның минималь срогы – бер ел, бу срочный хезмәт вакытына туры килә.

– БПЛА гаскәрләрендә хәрби хезмәткәрләрне бер ярым айдан алып өч айга кадәр укыталар. Контракт тәмамлангач, алар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала, барлык тиешле ташламалар һәм түләүләр каралган, – дип аңлатты Самат Миңнеханов.

Пилотсыз  системалар гаскәрләрен булдыру турында 21 ноябрьдә әлеге гаскәрләр башлыгы урынбасары, полковник Сергей Иштуганов хәбәр иткән иде. Моңа кадәр дә төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып баручы бүлекчәләр эшләп килде, әмма хәзер алар аерым структурага берләштерелде.

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга кадәр артты. Бу – ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң зурысы. Әлеге сумма ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – Татарстан бюджеты хисабына, 400 мең сумы – федераль дәрәҗәдәге түләү.

Моннан тыш, бүгенге көндә нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен якынча 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Татарстанда 117 хезмәте нигезендә аерым «кайнар линия» эшли. Аңа шалтырату өчен 117 номерын җыеп, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр кандидат башлангыч таләпләргә туры килсә, аның контакт мәгълүматлары контрактка сайлап алу пункты белгеченә тапшырыла.

Яңа гаскәрләрнең сугышчылары пилотсыз рәвештә һавада очучы, суда йөзүче һәм җир өстендә хәрәкәт итүче барлык техниканы идарә итәчәк. Бу – киң таралган «Герань» очкычлары да, «Странник» гусеницалы дроннары да, экипажсыз катерлар да. Контрактның минималь срогы – бер ел, һәм ул автомат рәвештә озайтылмый. Хәрби хезмәткәрләрне башка гаскәрләргә күчермиләр, ә әзерлек кимендә ике ай дәвамында Татарстанга күрше төбәкләрдә уза.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, компьютер уеннары белән мавыккан кешеләрнең әлеге гаскәрләргә эләгү мөмкинлеге югарырак. Моның сәбәбе – кулларның вак моторикасы яхшы үсештә булу һәм геймерлар өчен таныш булган интерфейслар аша тизрәк өйрәнү мөмкинлеге.

Россия Саклану министрлыгы белән Татарстан Республикасында контракт төзү шартлары, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин. Шулай ук Яшел Үзән шәһәре хәрби комиссариатының контракт буенча сайлап алу пунктына яисә 8 800 222-59-00 яки 117телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев