Васильевода төзелеш чүп-чарын бетергәннәр
Яшәеш

Васильевода төзелеш чүп-чарын бетергәннәр

"Без, 39, 39а, 37, 43нче йортларда яшәүчеләр һәм "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр, оятсыз күршеләр аркасында, беренче көн генә уңайсызлыклар кичермибез, алар үзләренең төзелеш чүпләрен туп-туры юлга ыргытты!

Иртән бөке җыела, без машиналарыбызны бозабыз! Бу тәртипсезлек!” – кебек берничә хәбәр Халык газетасы редакциясенә ачуы чыккан васильеволылардан килде.
Мөрәҗәгатьне бистәнең башкарма комитетына тапшырганнар. Берничә сәгатьтән проблемалы участокка техника җибәрелә. Эшчеләр, кыска вакыт эчендә, юлны чистарттылар.


Нет комментариев