Васильевода "Безнең ишегалды өмәсе" узды
Васильево бистәсендә ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрнең кульминацион фазасында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында өмә узды.
Быел Лагерная урамнарындагы 1, 20, 22, Мәктәп урамнарында 15 һәм 25 йорт ишегалларын матурлыйлар. Асфальт салынып, парковка урыннары оештырылган һәм "яшел" участоклар әзерләнгән юл эшләре тәмамланган урыннарда, өмәләр үткәрелә. "Безнең ишегалды өмәләренең" берсе бүген, Васильево кергәндә, Лагерная урамында узды.
Эшләргә әзерлекнең төп өлешен Торак компаниясе үз өстенә алды. Атна буе аның хезмәткәрләре куакларны чистарткан, агачларны бизәгән, территорияне техника ярдәмендә тигезләгән. Өмәдә аларга җирле башкарма комитет хезмәткәрләре кушылды.
-Васильево матурая бара, һәм бүген без бу төзекләндерелгән участокта йомгаклау штрихларын өстәү өчен уртак өмәгә чыктык, - дип билгеләп үтте бистә башлыгы Эльдар Хәлиуллин. Поребрикларны агарттык, газ торбаларын һәм керү юлларын буядык һәм йөздән артык ак спирея куагы утырттык. Җирле халык бердәм команданың эшен кызыксынып күзәтте, ә кайберләре аларга кушылырга карар кылды.
- Безнең өчен тырышалар бит. Тәртип кирәк ул, монда үзебезгә дә, оныклар белән йөрергә рәхәт, - диде Нина Алексеевна, елмаеп. Аның ишегалды быел республика программасына эләкмәде, әмма ул күршеләре өчен бик шат һәм киләчәктә күңелле үзгәрешләр аларның йорты тирәсендәге территорияләргә дә кагылыр дип өметләнә.
Төгәл, тиз, көйле эшләгәч, эш көн урталарына тәмамланды да. Василҗевода тагын бер ишегалды чистарды һәм уңайлы булып, күңелне шатландырып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев