Мәктәп формасын ничек сайларга?
#кирәклекиңәшләр

Мәктәп формасын ничек сайларга?

Яңа уку елы алдыннан һәр әти-әни мәктәп формасы сайлау мәсьәләсе белән очраша. Баланың сәламәтлеге һәм киемнең уңайлы булуы – иң мөһиме. Форманы дөрес сайлау өчен берничә гади киңәш.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

  1. Беренчедән, этикеткасын игътибар белән карагыз. Анда җитештерүче, тукыма составы, үлчәм, чыгарылу вакыты һәм карау символлары күрсәтелергә, маркировка рус телендә булырга тиеш.
  2. Икенчедән, форма балага уңайлы булсын. Кысынкы кием эч авыртуына, тын алуга зыян китерергә мөмкин. Аның утырганда һәм йөргәндә балага иркен булуы мөһим.
  3. Өченчедән, табигый тукымаларга өстенлек бирегез: мамык, киндер, йон, вискоза. Алар һава үткәрә, дымны сеңдерә, тирене тынычландыра. Синтетика статик электр туплый, тирләүне арттыра, тире кычытуына китерә ала. Киемнән кискен химик ис килмәсен – бу зарарлы матдәләр булуын күрсәтә.
  4. Дүртенчедән, 2025 елдан башлап ГОСТ Р 715822024 (ирекле куллану өчен) үз көченә кертелгән. Бу стандарт спорт өчен түгел, ә мәктәп формасына карый. Форма көндәлек киюгә яраклы булырга тиеш.
  5. Бишенчедән, сатучыдан бәяләү турында документлар сорарга онытмагыз. Маркировкада Евразия икътисади берлеге бердәм әйләнеш билгесе булырга тиеш.

Балагызга атна дәвамында алыштырып торырлык берничә комплект алыгыз. Уңайлы, куркынычсыз, матур форма укуга уңай тәэсир итә!


Нет комментариев