Илнар Сабиров махсус хәрби операциягә 2022 елда мобилизация буенча алынган.
Ул Луганск юнәлеше буенча татарстанлылар отрядында медицина хезмәткәре булып хезмәт иткән, яраланучыларга ашыгыч ярдәм күрсәткән. Әмма, 2025 елда ул үзе дә авыр яралана һәм 1 елга якын госпитальдә дәвалана.
Бу очрашу барышында башлык аңардан хәл-әхвәл сорашты, гаиләсе һәм тормыш хәлләре белән танышты. Әлеге вакыйга уңаеннан Илнар Сабировка Яшел Үзәннең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» медале һәм махсус бүләк тә тапшырылды.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары
Нет комментариев