Татарстан 6,78 млн сум акчаны БДИда 100 балл җыйган укучыларга түләүгә юнәлтә
Яшәеш

Татарстан 6,78 млн сум акчаны БДИда 100 балл җыйган укучыларга түләүгә юнәлтә

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханында максималь балл җыйган чыгарылыш укучыларына 2026 елда берьюлы түләүләр каралган. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,78 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Түләү күләме чыгарылыш укучысының максималь нәтиҗә алган фәннәр санына бәйле. Өч фәннән 100 балл алган очракта – 35 мең сум, ике фәннән – 25 мең сум, бер фәннән – 15 мең сум түләнәчәк. Түләүне Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының 2026 елда белем алу программасын тәмамлаган чыгарылыш укучылары ала алачак.

Искәртеп узабыз, Татарстан максималь баллар буенча өч лидер арасына кергән: 459 кеше БДИны 100 баллга тапшырган.

Татар-информ


Нет комментариев